Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Өлкәннәр янында

«Тормыш бер төрле генә бармый. Кемдер үзенең туган нигезендә балалары тәрбиясендә гомер кичерсә, кемгәдер, караучысыз калып, узенен гомерен картлар йортында уткәрергә туры килә.

28 сентябрь көнне Караширмә авылы клубында эшләп килүче "Миләшкәй" фольклор төркеме, Теләче район мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә, Өлкәннәр көне уңаеннан, Саба районы Лесхоз авылында урнашкан картлар йортына бардык. Анда тәрбияләнүче өлкәннәребезгә үзебезнең матур җырларыбызны, биюләребезне буләк иттек. Әлеге чарада катнашкан Әлфия Поташова, Рада Әхмәтгаязова, Разилә Хәкимова, әтиле- уллы Айдар һәм Айнур Якуповларга, биюче кызыбыз Альбина Муллахмәтовага, тавыш операторы Ирек Гайнуллинга һәм уземнең фольклор коллективына йөрүче кызлар- егетләргә бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Аларга эшләрендә, тормышларында зур уңышлар, гаилә бәхете, тигез матур тормыш телим, - дип хәбәр итте безгә Караширмә авылы клубы мөдире Әклимә Мәгьдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев