Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр көне уңаеннан беренче номерлы балалар бакчасында күңелле бәйрәм узды

1нче октябрь өлкәннәр көне уңаеннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында күңелле бәйрәм булып узды.

Әлеге чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кадерле кешеләре белән бергә бакчада күп еллар фидакарь хезмәт куйган өлкәннәр дә чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, нәниләребез матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк итте. 

Хөрмәтле өлкәннәребез, сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт! Алдагы көннәрегез кояшлы, якты, гомер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев