Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәхуҗада хәрби хезмәттә булган егетләргә гуманитар ярдәм әзерләделәр

Теләче районында гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү чаралары дәвам итә.

Бу көннәрдә Олы Кибәхуҗа авылы халкы  мобилизацияләнгәннәр өчен гуманитар ярдәм әзерләделәр -  өй токмачы бастылар, җылы оекбашлар бәйләделәр.

- Авыл халкы #солдаткаярдәм акциясендә бик теләп катнаша. Кемнән генә ярдәм сорасак та ярый, ярый, дип кенә торалар. Бергә эшләгәндә генә барысы да җиңел бирелә, - ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Диләфрүз Абдуллина.

Ярдәмчеллек, кеше борчуына битараф булмау, киң күңеллелек янына кыюлык, батырлык та өстәлсә, кеше дигәнең таулар күчерергә сәләтле. Нәкъ тә шундый сыйфатларга ия районыбыз халкы. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев