Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оста кулда – һөнәр бар

Быел кыш башында социаль челтәрләрдә матур кәрҗиннәр фотосы күренә башлады. Үзебезнең районда беренчеләрдән булып, танышларым арасыннан, Иске Җөри авылында яшәүче Эльвира Вахитовада күрдем мин аларны. Инде кайчаннан бирле аның белән очрашырга вакыт табалмыйча йөрдем, нихаять очраштык. Бу һөнәрне каян, ничек, кемнән үзләштерүен сораштым.

Кечкенәдән төрле кул эшләре белән шөгыльләнүче Эльвирага ротангтан (синтетик җепселләр) кәрзин үрергә өйрәнү авыр булмый. Кул эшенә күпме материал кирәк булачагын ул алдан исәпли.

Эльвира: Теләче авылында яшәүче Лилия  Хамбалевна Колупаевадан мастер-класслар алдым.  Бик аңлаешлы итеп өйрәтте, бер кичтә өйрәнеп, өйгә инде үреп бетергән кәрҗиннәр белән кайтым ул көнне. Ул миңа түгәрәк һәм туры почмаклы итеп үрергә өйрәтте. Икенче юлы  инде  чәч үргән кебек үрергә өйрәнергә бардым. Хәтерлим әле - сигез тапкыр сүтеп җыйдым кәрҗинне ул көнне. Ләкин тырыштым, барыбер өйрәнеп беттем. 

  • Син бит әле өйрәнеп кенә калмагансың, хәзер үзең дә дәресләр бирәсең?
  • Әйее (елмая) Бу хакта авылда яшәүче хатыннар ишетеп алганнар, кызыксынган алар да.  Дүртәүләшеп килеп керделәр өйгә беркөнне. Теләкләрендә булгач өйрәнеп кайтып киттеләр.
  • Бер кәрҗинне үрү өчен купме вакыт кирәк?
  • Ике-өч сәгатьтә үреп бетереп була. Бик рәхәтлек, тынычлык бирә торган һөнәр булып чыкты ул. Улым да, кызым да миңа кушылдылар. Җәйгә бакчабызны матурларга әзерлибез. Эшләгән эшләремне сатканым юк.
  • Эшләү техникасы ниндиерәк, Эльвира?
  • Техникасына килсәк инде, берничә төре бар, әйе. Бизәкләре төрлечә. Бергә бер , икегә ике, икегә бер үреп бару. Чәч үргән кебек үреп барсаң бигрәк тә матур чыгалар.
  • Ә материалны каян аласыз?
  • Материалга килгәндә, Лилиядән алам аларны, ул кайтарта.Чүлмәкләренә килгәндә, алар Теләчедә дә сатыла хәзер.

Оста куллы кешеләргә сокланам мин. Әлеге шөгыльгә Эльвира инде хәйран кешене өйрәткән. Ул аны ниндидер файда булсын дип түгел,  ә күңел өчен генә эшли.

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев