«Озак һәм актив тормыш» милли проекты сәламәтлекне контрольдә тотарга ярдәм итә
Сәламәт калуның иң яхшы ысулы-диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен вакытында узу.
Күп кенә авырулар башлангыч стадияләрдә үзләрен сиздерми, ә нәтиҗәләрне симптомнар нигезендә генә ясау — дөрес түгел.
«Озак һәм актив тормыш» милли проекты сәламәтлекне контрольдә тотарга ярдәм итә.Теләче муниципаль районының үзәк хастаханәсендә дә диспансеризация – авыруларны һәм аларның үсеш куркынычы факторларын иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән комплекслы медицина тикшерүе үткәрелә. Бу сезнең сәламәтлегегез турында кайгырту, аның торышы турында белү һәм белгечләрдән кирәкле киңәшләр алу мөмкинлеге.
Диспансеризация нәрсә ул һәм ул ни өчен кирәк?
Диспансерлаштыру – ул формальлек кенә түгел, ә профилактика һәм сәламәтлекне саклауның мөһим коралы.
Диспансеризацияне даими узу авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә. Чөнки онкология, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, шикәр диабеты кебек җитди авырулар башлангыч этапларда симптомсыз үтәргә мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре буенча сез табиблардан җентекле консультацияләр һәм сәламәт яшәү рәвеше, туклану, физик активлык буенча киңәшләр ала аласыз.
Диспансеризацияне кем уза ала?
Диспансеризация билгеле бер яшькә җиткән гражданнар өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә үткәрелә. Диспансерлаштыру графигы ел саен яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев