Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзебезнекен булдыру зарур

16 гыйнвар көнне “Август - Теләче” агрофирмасының Үзәк бистәсе янында төзелеп, узган ел төзелеп файдалануга тапшырылган бөртекле, кузаклы һәм майлы культураларны чистарту, саклау комплексында семинар-киңәшмә булып үтте.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының селекцияия һәм орлыкчылык департаменты директоры урынбасары Иван Аристрахов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, “Россельхозцентр”ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Виталий Новичков һәм “Август - Агро” компаниясе вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә сүз симәнә орлыкларын үзебезнең илдә күпләп җитештереп, үзебезнекен булдыру, импортны алыштыру мәсьәләләре күтәрелде. Семинарда катнашучыларны комплекс буенча муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озата йөрде.

Семинарда катнашучылар складлары да булган комплексны кызыксынып карадылар. “Август - Теләче” агрофирмасы җитәчесе Алмаз Хәйруллин белдергәнчә, яңа ачылган комплекста  элиталы һәм югары репродукцияле бодай, борчак, көнбагыш, һәм рапс симәнәләре җитештереләчәк. Киләсәктә башка төр культура симәнәләре дә җитештереп, эшкәртеп сату күздә тотыла.  Бу үз чиратында агрофирмага беренче категорияле симәнә җитештерү  статусын алырга ярдәм итәчәк. Мәйданчыкның сәгатенә ун тонна симәнә орлыгы әзерләү мөмкинлеге бар.

Семинар-киңәшмә вакытындагы сөйләшүләрдән аңлашылганча, быелның 1 гыйнварыннан башлап,  илебездә орлыкчылык буенча яңа кануннар кабул ителгән. Яңа кануннар симәнә орлыгы белән үзебездә шөгыльләнергә тулысынча мөмкинчелек бирә, мәҗбүрилек тә тудыра.  Шул сәбәпле, агымдагы елда  чит дәүләтләрдән  кертелә торган симәнә орлыгы күләме бермә-бер кимиячәк. Сөйләшүләр барышында Иван Сергеевич  бөртекле, кузаклы һәм майлы культураларны чистарту, саклау комплексын бик вакытлыча төзелүен һәм бүгенге көн замана таләпләренә тулысынча җавап бирүен, иген уңышы язмышында симәнә орлыгы факторының зур роль уйнавын билгеләп үтте. Алга таба  аграрийлар әле генә гамәлгә кергән яңа кануннар нигезендә үзебездә җитештерелгән симнәнә орлыгының сыйфаты бермә-бер яхшырыр, ышанычлы булыр, кыйммәте артыр, бәясе дә җитештерүче файдасына булыр дигән теләктә кала.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев