Педагогларыбызны котлыйбыз!
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен туган телдә тәрбия һәм белем бирүче педагоглар арасында республика бәйгесе үткәрелде.
Теләче районыннан әлеге бәйгенең республика этабында 3 тәрбияче һәм 4 укытучы катнашты. Теләченең 1 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хисаметдинова Ләйсән Наил кызы, Теләченең 2 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гайнуллина Миләүшә Вәлиәхмәт кызы, Теләченең 3 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ибраһимова Айгөл Рафаэль кызы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең математика укытучысы Закирова Айсылу Габдулла кызы, Үзәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөбәрәкшина Гөлчәчәк Рәсим кызы һәм Шәтке урта мәктәбенең физкультура укытучысы Җәләева Гөлфия Мөхәммәтвасил кызы үзләренең тәкъдим иткән проектларын тормышка ашыру өчен грант оттылар. Педагогларыбызны котлыйбыз! Эшләрендә уңышлар телибез!
Гөлфинә Сәхабиева, мәгариф бүлеге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев