Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Россия Федерациясенең пенсия-социаль иминиятләштерү фонды узган елга нәтиҗәләр ясады

Бүген Теләче районы Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2024 нче ел нәтиҗәләре һәм 2025 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды.

Чакырылучылар арасында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин,  Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең пенсия-социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсенең клиент хезмәтләре эшен оештыру идарәсе җитәкчесе Петрушина Анна Юрьевна да бар иде. 

Доклад белән Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Алсу Котдусова да  чыгыш ясады.  Ул үзенең докладында идарәнең һәрбер юнәлеше буенча эш нәтиҗәләре белән кыска һәм аңлаешлы итеп таныштырды.

Ахырдан, район гражданнарының социаль иминлеге һәм пенсия тәэминатын югары күтәрүдә Пенсия фонды белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итүче кайбер хезмәткәрләр билгеләп үтелде, бүләкләнде. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев