Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Тырмалауда:

Беренче урында - Азат Мәсгуть улы Заһидуллин - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан;

Икенче урында - Айрат Басыйр улы Ситдыйков - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән.

 

Игеннәрне тукландыруда:

Беренче урында - Альфред Миннехарис улы Камалов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән;

Икенче урында - Илназ Илгиз улы Галимов - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан.

Биш көнлек күрсәткечләр буенча “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Азат Мәсгуть улы Заһидуллин  иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqv2FjB7