Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 августка алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге комбайнчылар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

Игеннәрне суктыруда: беренче урында - Ильяс Илдар улы Җәләлетдинов - “Август - Теләче” ширкәтеннән; икенче урында -  Мәүлетҗан Касыйм улы Хәбибуллин - “Август - Теләче” ширкәтеннән; өченче урында - Фоат Габделәхәт улы Дәүләтшин - “Август - Теләче” ширкәтеннән; өченче урында -  Данияс Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан.

Игеннәрне теземнәргә салуда: беренче урында - Фәнил Фәһим улы Сәлимҗанов белән Айрат Исмәгыйль улы Сабировлар - “Алан” ширкәтеннән; икенче урында - Әнвәр Мәсгуть улы Мөхәммәтшин - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан. Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча “Август - Теләче” ширкәте  комбайнчысы Ильяс Илдар улы Җәләлетдинов, иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль  районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев