Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Командада эшләү зарур

Районыбызда язгы кыр эшләре тәмам. Хәзер урыннарда игеннәрне тәрбияләү буенча интенсив эш алып барыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 28 майга алынган мәгълүматларга караганда, 17200 гектарда чәчүлек мәйданнары - чүпкә каршы, 10300 гкектарда - корткычларга, 9900 гектарда - авыруларга каршы эшкәртелгән. 2400 гектары яфрактан тукландырылган. Соңгысы, аеруча җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә, “Алан” акционерлык җәмгыятендә зур оешканлык белән башкарыла. Шул ук вакытта кырдагы эш белән мавыгып, терлекчелек тармагын да онытырга ярамый.

Терлекчелек - тәүлегенә - 24 сәгать, елына - 365 көн эшләүне таләп итә торган тармак. Шулай эшләгәндә генә, билгеле бер нәтиҗәгә ирешеп, табыш алып була. Бүген кичекмәстән ферма биләмәләрен тәртипкә китерү, терлекләрне утарларга чыгару зарур, - дип белдерде район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов “Әхмәтова Г.Ф.” һәм “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыкларында иртәнге сәгатьләрдә үткәрелгән йөреш вакытында. Чарада район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов та катнашты.

Йөреш барышында күренгәнчә, “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында эш куелышы начар түгел: утарларда төзекләндерү эшләре бара, терлекләрнең, шул исәптән бозаулар белән таналарның торышы, тораклардагы микроклимат начар түгел, белгечләрнең эшкә карашы гел дә позитив. Кыскасы, хуҗалыкта җитәкче һәм бер йодрыкка тупланган белгечләр командасы бар. Хуҗалыктагы игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы әлеге уңай күренешләр күңелдә якты киләчәккә өмет уятты. Бу нисбәттән, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгы белән “Шәрәфиев Р.З.” шәхси предприятиесендә терлекчелек тармагындагы хәлне уңай якка үзгәртү өчен нык тартылырга кирәк. Әлеге уңайдан иртәнге йөреш вакытында мишәлеләргә конкрет бурычлар билгеләнде.

Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулаем 75 тонна сөт савып алына. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә, 21,6 килограмм сөт туры килә. Узган елгы шушы чорга караганда 101%ка артыграк. Районда иң мул сөт “Алан” акционерлык җәмгыятендә җитештерелә. Әлеге җәмгыять уңаннары көн саен һәр сыердан 29,5 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Аланлыларның көнлек тулаем сөт күләме - 23 тонна.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев