Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Профилактик әңгәмәләр юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау ысулы

Профилактик әңгәмәләр, район халкы белән юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау ысулларының берсе ул.

Район подстанция бүлегендә узган әңгәмә барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе дәүләт инспекторы Ленар  Кыямов  район территориясендә аварияләрнең торышы турында хәбәр итте (10 юл - транспорт һәлакәте булган,  аларда 1 кеше һәлак булак һәм 15 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган). «БДД» ДБУның Саба бүлекчәсе башлыгы Гүзәл Ягафарова исә машина йөртүчеләргә балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балаларны тотып тору җайланмаларын куллану кирәклеге һәм яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәртте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев