Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үсеш переспективалары барланды

Бүген, ягъни 2 ноябрь көнне, Теләче мәдәният йортында “Республикада терлекчелек тармагының торышы, аның үсеш переспективалары” дигән темага республикакүләм зона семинар-киңәшмәсе булып үтте.

Анда Биектау, Питрәч, Балтач, Арча, Саба, Кукмара, Мамадыш, Әтнә һәм Теләче районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, терлекчелек тармагы буенча консультантлары, инвестиция  компанияләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре чакырулы иде.

Республикакүләм зона семинарында катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул районның үткәне,бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштырды. Аңарчы алар Теләче мәдәният йорты фойесында урнаштырылган алдынгы технологияләр күргәзмәсе белән таныштылар. Аларны терлекчелек тармагы өчен төрле товарлар җитештерүче эшмәкәрлек суъбектлары тәкъдим итте. 

Пленар өлештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязтов агымдагы елның тугыз аенда республика терлекчеләре тарафыннан куелган хезмәткә нәтиҗә ясады, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария Идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге биологик куркынычсызлык, аларны булдырмау һәм кисәтү чаралары турында сөйләде.

Аннары районыбызның җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте сөт комплексында терлекләр асрау һәм  ашатуның алдынгы технолгогияләре турында видеофильм тәкъдим ителде.

Чыгышлар буенча фикер алышулар үткәрелде. Бу өлештә биш чыгыш тыңланылды. Азктан бертөркем хезмәт алдынгыларына аграр министрлыкның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте терлекчеләре дә бар.

Республикакүләм семинар-киңәшмә  турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев