Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр мизгеле кадерле

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап күп еллар бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану хисләре уята.

Районыбызда яшәүче матур гаиләләр белән сезне якыннанрак таныштыруыбызны дәвам итәсебез килеп, “Татар гаиләсе - үрнәк алыгыз” республика бәйгесендә катнашу бәхете елмайган Теләче авылыннан Зәйтүнә һәм Наис Салиховлар белән очраштык. Хәзерге көндә 4 буын бергә-бергә, чыннан да матур гомер кичерә алар.

38 ел элек, шифаханәгә практикага гына кайткан җирдән Үзәк авылына килен, Наиска кәләш булып төшкән Буа ягы кызы Зәйтүнә, кайнана-кайната белән генә түгел, иренең туганнары белән дә тату булып, йортка килүче һәркемгә яктылык өләшүен дәвам итә. 3 малайга гомер биргән гаилә бүген оныклар сөя. Өч малай янына тәрбиягә ике кыз бала алып, аларны да, укытып, олы тормыш юлына чыгарганнар. “Дәү әни”, “дәү әти” дип өзелеп торучы оныклары аларның бәхет-шатлыклары - яшьләр белән өлкәннәр арасындагы мөгамәлә үрнәгендә 9 онык тәрбияләнә.

"Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер үтә ничек тә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың", - диләр алар. Салиховлар тормышның кадерен белеп гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Наис абый белән Зәйтүнә апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар. - Без бүгенге көндә бик бәхетле. Янәшәмдә - сүзендә тора белә торган, башлаган эшен җиренә җиткереп эшли белә торган "алтын куллы" тормыш иптәшем бар, Аллага шөкер, - ди Зәйтүнә ханым. - Балалар тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнгән уңган-булган кызлар, егетләр белән тормыш башлап җибәрде. Дөньяның бизәге булган балаларны тәрбияле, укымышлы, әхлаклы, әдәпле һәм динле итеп тәрбияләү - һәр ата-ананың изге бурычы. Барысы да гади, искитәрлек берни юк. Әмма шушы гадилектә күпме җылылык, кешеләрне ярату, туганнарны, ата-ананы олылау, тормыш тәҗрибәсе ята.

- Тату, башкаларга үрнәк булып яшәүнең сезнең гаиләдә үз сере бармы? - дип сорыйм алардан. - Бер-береңне аңларга тырышып, киңәшләшеп, сабыр итеп яшәүдәдер инде - төгәл генә рецепты юк дип саныйм. Тормышта иң беренче сабырлык кирәк, яшьләргә дә шуны әйтер идем беренче", - ди Зәйтүнә апа.

Аны хуплап, сүзгә Наис абый да кушыла: - Җырдагыча итеп әйтсәк, “кайгыларга кем дә түзә, бәхеткә түзеп кара”. Яңа гаилә коручыларга сабырлык телибез. Борынгылар юкка гына "Сабыр төбе - сары алтын" димәгән - шуны аңлап яшәсеннәр иде яшьләр! Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Гаиләдә бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, биш балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, тугыз оныгына кадерле дәү әти белән дәү әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле кешеләр. Иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән Салиховларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев