Район имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның бәйрәм котлавы
Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Теләче мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Аллаһның олуг рәхмәте белән айлар солтаны булган 2026 нче елның Рамазан ае үтеп тә бара. Бу елгы Рамазан ае салкынча булып, Ураза тоту башка елдагылардан җиңелрәк булды дип әйтергә була. Шушы фазыйләтле айны мөселманнар ихлас гамәлгыйбадәттә үткәрергә тырышты: Ураза тотты, тәравих намазлары укыды, сәдакаларын бирде, мохтаҗларга ярдәм итте. Менә без, ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен – мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Бер яктан Ураза гаете – шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, “Аллаһның әмерен үтәдек” дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бердәм булып Ураза тоткан көннәребез, күмәкләшеп ифтар мәҗлесләрендә катнашкан кичәләребез, тәравих намазлары артта калды һәм бихисап әҗерсавапларга ия булган, аеруча тәкъвалык белән уздырылган изге мөбарәк ай тәмамланды. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын): “ Әгәр дә сез Рамазан аеның барлык фазыйләтләрен белсәгез, аның ел буе булуын теләр идегез.” – дигән.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, илкөннәребезгә тынычлык, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен! Барлык чирләр бездән китсен! Махсус хәрби операцияләр бетсен, егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, вафат булганнарга безне догачы итсен Раббыбыз, күкләребез аяз, бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Район имам-мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев