Райондашларыбыз - экранда
Кичәге көннән кичке сәг 20.00 дә “Яңа гасыр” каналында “Алмаш” сериалы башланып китте. Вакыйгаларның күпчелек өлеше Алан авыл җирлегендә бара.
Шулай ук Иске Җөри, Теләче, Шәтке авыл җирлекләрендә дә артистларыбыз булды. Ярты район халкы кадрга кереп, үзләрен артист ролендә сынап карады дисәң дә ялгыш булмас. Заманча авыл тормышын яктырткан сериалда уйландыра, шул ук вакытта елмайта торган урыннар да бик күп.
20 серияле “Алмаш” сериалы ТР Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган теленнәрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәм белән төшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев