Райондашларыбыз иҗаты
Җәй түгел, тик көз дә җитмәгән Урамда әбиләр чуагы!
Әбиләр чуагы
Әйтерсең урамда тагы җәй
Әбиләр чуагы түгелме?
Җылы да, җиләс тә, рәхәт тә
Кояшы иркәли күңелне!
Борынны кытыклый, пешкәндәй
Бәрәңге тәгәрәп учакта.
Җаныңны, тәнеңне рәхәтлек
Алгандай тоела кочакка!
Сизелеп буяуга маныла
Агачлар, куаклар һәммәсе.
Сак кына сагалый ышыкта
Күренмәс үрмәкүч ятьмәсе.
Үзенчә рәхәт тә, моңсу да
Фасылның нәкъ менә шул чагы.
Җәй түгел, тик көз дә җитмәгән
Урамда әбиләр чуагы!
Дамира Миннебаева. 3.09.2023
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев