Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия чемпионаты суперлигасының алтын медален яулаган «Ак Барс - Динамо» чирәмдәге хоккей хатын-кызлар командасын хөрмәтләделәр.
Спортчыларны һәм клуб хезмәткәрләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Әлеге чарада райондашыбыз Татарстан Республикасының атказанган тренеры һәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, "Ак Барс Динамо " чирәмдәге хоккей клубы менеджеры Асадуллин Марсель Хатыйп улына, Россия чемпионатында спортчыларның югары нәтиҗәләргә ирешүенә керткән өлеше өчен Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте бирелде.
Нет комментариев