Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Рәйхана Антонова: “ Туганыбызның исеме онытылмасын иде”

Бүген Күкчә авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Антонов Тәлгать Листәл улы истәлегенә, биш яшь аралыгында, шахмат - шашка ярышлары узды. Турнирда Алан авылы җирлегеннән, тирә-як авыллардан райондашларыбыз килгән иде.

Хәтта Казаннан кайтучылар да булды. Ярышларны ачу тантанасында җитәкчеләр, батыр егетнең туганнары,  авылдашлары, мәктәп укучылары катнашты. 


- Махсус хәрби операция тәмамлануын,  егетләрнең җиңү белән кайтуларын һәркем  тели. Тәлгатьнең рухын искә алып оештырылган шушы чара дәвамлы булсын иде. Якыныңны хөрмәтләп искә алып тору саваплы да, исеме онытылмасын өчен дә бик әйбәт. Листәл абый белән Сәкинә апага, шушындый батыр ул үстергәннәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде чараны ачу вакытында авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Әхмәт Хаҗиев.

 

Антонов Тәлгать Листәл улы 1977 елның 24 апрелендә дүртенче бала булып дөньяга килә.  Аңа белемне сигез класс кына алырга туры килә, укып бетерүгә Күкчә авылы фермасына эшкә урнаша. 18 яше тулгач армия сафларына алына, Хабаровск өлкәсендә хезмәт итә. Хезмәт итеп кайткач юл идарәсенә КамАЗ шофёры булып эшкә урнаша.  2024 елда РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, махсус хәрби операциягә алына. 2025 елның 18 февралендә, һәрби бурычын үтәгәндә, һәлак була. Күкчә авылына җирләнә.

- Туганнар белән уйлаштык та, шушы турнирны уздырырга булдык. Ул үзе дә бик ярата иде спортның бу төрен. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Якын туганыбызның исеме онытылмасын иде, -  ди, ярышларны оештыручы  Рәйхана һәм Әхтәм  Антоновлар.

Әлеге чара хакында тулырак «Теләче» район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев