Репертуарымда татар халык җырлары булмаса, мин үземне җырчы дип әйтергә оялыр идем
Артист белән әңгәмә.
Районыбыз талантлы җырчыларга бик бай. “Артист белән әңгәмә” рубрикасында бүген Алан авылы егете Миндияр Шәймәрданов белән аралаштым. Иҗат юлының ничек башлануын, алга таба нинди планнары булуын белештем.
- Миндияр, җыр белән кызыксынуың кайчан башланды? Ничә яшеңдә сәхнәгә мендең, хәтерлисеңме?
- Җырлау балачак хыялым иде, беренче тапкыр баянга кушылып мәктәптә көзге бал бәйрәмендә Зөфәр абый Хәйретдиновның "Пар алма" җырын башкарган идем. Авылыбыз мәктәбендә укыганда сочинениелар язганда җырчы булырга хыялланам дип язуларым әле дә истә. Ә инде чын-чынлап 16 яшемдә Саба кадет мәктәбендә укыганда киләчегемне җыр белән бәйлиячәгемне аңладым. Соңрак Саба музыка мәктәбенә, вокал дәресләренә йөри башладым.
- Башкалардан аерылып тору өчен үзеңне сәхнәдә ничек тотарга кирәк дип уйлыйсың?- Кемгәдер ошарга тырышып түгел, үзең булып калуың кирәктер.
- Сәхнә киемнәрен гади кибетләрдән аласыңмы?
- Костюмнарны тектерәм дә, кибеттән дә алам, базардан да алган чаклар бар, чөнки кайбер вакытта шундый зәвыкъле сату нокталары очрый.
- Әллә әти-әниләрең хәлле кешеләрме? Белемең буенча син кем?
- Әтиемнең вафатына инде 15 ел. Әнием колхозда бозау караучы булып эшли. Шуннан гади эшчеләр гаиләсеннән икәнлегем аңлашыладыр. Белемем буенча профессиональ җырчы.
- Кайларда чыгыш ясыйсың?
- Туйлар, юбилейлар һәм төрле бәйрәмнәр үткәрәм. Инде икенче сезон Рамиль Шараповның "Шарапов ШОУ" концерт программасында чыгыш ясыйм. Киләчәктә үземнең сольный программаларым белән чыгарга теләк бар.
- Хәзер бит татар җырчылары русча, инглизчә дә җырлый. Моңа фикерен нинди? Репертуарыңда халык җырлары бармы?
- Әлбәттә мин татар теленнән башка 3 телдә җырлый алам: урысча, итальянча, французча. Ләкин, миңа үз телемдә җырлавы күңелгә якынрак, шуңа да үз телемдә генә җырлауны кулайрак күрәм. Репертуарымда татар халык җырлары булмаса, мин үземне җырчы дип әйтергә оялыр идем. Шуңа күрә дә татар халык җырлары минем репертуарымда бар һәм булырга, өстәлеп торырга тиеш дип саныйм.
- Миндияр, татар телендәге соңгы укыган китабың нинди?
-Фатыйх Хөснинең "Йөзек кашы"
- Сез бит гел юлда, тормыш иптәшең көнләшмиме? Ничек таныштыгыз аның белән?
- Тормыш иптәшем минем эшемне аңлый. Көнләшергә сәбәбен тудырмасаң бернинди дә көнләшү юк, барысы да үзеңнән тора бит. Без аның белән Интернет челтәрендә танышкан идек. Шуннан аралашып киттек, гаилә корып җибәрдек. Кызыбыз бар.
- Нинди планнар, максатлар белән яшисең?
- Балачак хыялымны чынга ашырасым килә, халык күңеленә үз моңымны ирештерергә иде.
Зөлфия Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев