Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ришвәт

Коррупция - ул хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милектән файда алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп физик затның үзенең урындагы хәленнән законсыз файдалану.

Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге җинаятьләрне күздә тота: ришвәт алу (290 маддә) һәм ришвәт бирү (291 маддә). Бу бер җинаятьнең ике ягы: әгәр сүз ришвәт турында бара икән, димәк, ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз. Ришвәт алу - иң куркыныч җинаятьләрнең берсе, аеруча бер төркем кешеләр тарафыннан кылынса яки куркытып алынса законлы һәм законсыз гамәлләр өчен урындагы затның файда алуыннан гыйбарәт. Ришвәт бирү - урындагы затны законлы яки законсыз гамәлләргә тартуга, яисә ришвәт бирүче файдасына нинди дә булса өстенлекләр алу өчен, шул исәптән хезмәт буенча яклау яки юл кую өчен өстенлекләр бирүче җинаять.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев