«Россия - бердәм гаилә! Чын күңелдән!»
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, «Бердәм Россия» партиясе «Россия - бердәм гаилә! Чын күңелдән!» дип исемләнгән акция игълан итте.
3 ноябрь көнне Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков Теләче авылында инвалид бала тәрбияләүче гаилә - Дергунов Руслан гаиләсендә булып, " Россия-бердәм гаилә! Ярославль өлкәсеннән чын йөрәктән!" акциясе кысаларында, Ярославль шәһәре бердәмроссиялеләре әзерләгән бүләк пакетын тапшырды. Көзге каникуллар вакытында Тимур Сатыш авылында әбисе янында кунакта яшәде. Хәзер чыннан да махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү бик мөһим. "Бердәм Россия" бу юнәлештә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев