Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Россия-ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында

14 майда район мәдәният йорты методисты Мәхмүтова З.Ш. һәм Күкчә авыл клубы мөдире Антонова Р.Х. «Россия-ислам дөньясы: КазаньФорум» 17 нче халыкара икътисадый форумы кысаларында Казан шәһәренең уникаль осталык үзәгендә оештырылган «ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге контекстында тере мирас - глобальләшү чорында мәдәниятләр диалогы, идентификацияләүдән алып халыкара танылуга кадәр: ислам дөньясының матди булмаган этномәдәни байлыгы объектлары белән эшләү стратегияләре, кейслары һәм перспективалары» темасына багышланган сессия эшендә катнаштылар.

Сессиядә катнашучылар ислам дөньясының матди булмаган этномәдәни байлыгы объектларының танылудан алып ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә кадәр булган проблемалар турында фикер алыштылар. Очрашуның төп нәтиҗәсе итеп - матди булмаган этномәдәни байлык объектлары мирас кына түгел, ә бәлки халыкара танылу өчен нигез булып торуы ассызыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев