Бүген, ягъни 28 февраль көнне, район мәдәният йортында “Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез” республикакүләм шәҗәрә фестиваленең район туры үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге күркәм бәйрәм-бәйге елны-елында Татарстан Республиксының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелеп килә.
Бүген район мәдәният йортында узган бәйрәмдә өч нәсел-ыру көч сынашты. Алар: Олы Нырсы авылыннан Хитмәтовлар, Ямбулат авлыннан Вәлиуллиннар һәм Иске Җөри авылыннан Фәләхиевлар гаиләсе.
Бәйгенең ничек узуы һәм җиңүчеләре турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белеп булачак.
Фәнил Гаязов.
Нет комментариев