Саба районы Утар балалар йортында яшәгән балалар ярдәм көтә
1-10 декабрь көннәрендә Республика буенче Инвалидлар ункөнлеге уза. Шул уңайдан, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге «Игелекле эшләр көне» дип исемләнгән акциягә старт бирә.
Акция барышында Саба районы Утар балалар йортында яшәгән балаларга тапшыру өчен су үткәрми торган бияләйләр, сланецлар (35-36 размер кызларныкы, 37 -38 размер малайларныкы) , җылы оекбашлар (23-25 размер кызлар өчен, 25-27-29 размер малайлар өчен) һәм кышкы шапкалар (малайлар өчен) кабул ителә.
Киемнәрне 7 декабрь көнне (иртәгә) 08.00 -12.00 сәг- дә Теләче авылы Болынлык урамында урнашкан “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге бинасына китерергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев