Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сабан туена бирнәң әзерме?

Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бигрәк тә авылларда.

Күп җирдә бүләкне бер атна алдан да җыялар. Гармун тавышы бөтен авылга тула – кемдер дулкынланып, гармун тавышлары якынлашуын тыңлый, кемдер яшьлеген исенә алып, күз яшьләрен сөртеп ала. Гармун тавышы, җырлаган тавышлар якынлашуга, һәркем капка төбенә бүләген тотып  чыга. Кайбер авылларда яшь кызларның чиккән кулъяулыгы, яшь киленнең чиккән сөлге бирү йоласы да сакланган әле районыбызда. 

Бүләк җыю ул – Сабан туена әзерлекнең бер йоласы. Ә синең Сабан туена бирнәң әзерме инде? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев