Сабантуй котлы булсын!
Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне Теләче муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.
Сабантуй язгы кыр эшләренең тә ма мла нуы б е лә н б ә йле рәвештә туган тантана буларак, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өметышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә. Асылын югалтмыйча, буыннардан буыннарга күчеп, бай рухи хәзинәбезне дәверләр аша безнең көннәргә китереп җиткерде. Быелгы бәйрәм районыбызның кабат оешуына 30 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында уза. Шушы вакыт эчендә Теләче үзәге, авыллар яңа сулыш алып, төзекләнде, зурайды. Күпләгән яңа йортлар, мәктәпләр, административ биналар, спорт корылмалары, мәчетләр, чиркәү калыкты. Бу казанышлар - республикада алып барылган дөрес сәясәт hәм җитәкчелекнең олы ярдәме нәтиҗәсе. Халкыбыз күңелендә игенче хезмәтен хөрмәт итү, кадерләү, борынгы бабаларыбыздан матур гореф-гадәт булып урнашкан. Район хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, язгы кыр эшләре вакытында тәмамланды: 31200 га мәйданда чәчү эшләре башкарылды. 5100 гектарда көзге культуралар тырмаланып, ашлама белән тукландырылды. Бүген игеннәрне тәрбияләү эшләре башкарыла. Хуҗалыклар терлек азыгы тупларга әзер. Районда киң колач белән төзелеш эшләре бара, зур күләмдә юллар ремонтлана. Үзәк шифаханә бинасында, Әбде, Олы Мишә, Сауш мәктәпләрендә капиталь ремонт үткәрелә. Алан авылында федераль милли проект кысаларында яңа фельдшерлык-акушерлык бинасы төзелеп, кулланылышка тапшырылды. Баландыш авылында парк төзелеп бетү алдында. Бәйрәм көннәрен хезмәт иртәләре алыштырачак. Бурычларыбыз гаять зур. Чәчүлекләрне тәрбияләү, азык хәзерләү, урып-җыю техникасын тулы хәзерлеккә китерү, терлекләрнең югары продуктлылыгын тәэмин итәрдәй чаралар комплексын тормышка ашыру безнең бүгенге бурыч булып тора. Халкыбызның “йөзек кашы” булган бәйрәм барыбызга да яңа көчкуәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын! Мөхтәрәм райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне Сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм белән!
Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев