Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сагынып көткән Рамазан

Сагынып көткән, гаилә белән сәхәр ашый, тәрәвих нмазларына, ифтарга йөри, изге гамәлләр кыла, Корьән укый торган мөбәрәк Рамазан ае бара.

Дистә елдан артык инде изге Рамазан аенда  шәхси затлар, эшмәкәрләр, оешма-предприятиеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан күмәк Ифтар мәҗлесләре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. Гадәттә ул өч тапкыр үткәрелә. Быел аның беренчесе, танылган эшмәкәр Рифкать Зиятдин улы Шәфыйков иганәсенә “Туган авыл” күңел ачу комплексында узды. Сер итеп кенә әйтәбез, бу көнне Ифтар мәҗлесенең иганәчесе һәм сәбәпчесе булган Рифкать Зыятдин улы Шәфыйковка 75 яшь тулды. Сөбханалла!

Тәүге ифтарда Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Диния назәрәте Рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Казанның Кабан арты мәчете имамы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Кукмара, Саба районнары мөхтәсибләре Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән Айнур хәзрәт Әхмәтовлар, райондашларыбыз һәм Рифкать аганың якыннары катнашты.

Билгеле ки, туган көнгә туры килгән ифтар булгач, бүләкләрсез дә булмады. Мәҗлесенең кереш өлешендә Рифкать абыйга ил-көн алдында куган хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде, Теләче муниципаль районы башлыгының  Мактау грамотасы һәм  милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең медале тапшырылды. Бүләкләрне иясенә тантаналы шартларда Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов  һәм Татарстан Республикасы Диния назәрәте Рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев