Сак йөрегез!
ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрне юлларда һәрвакыт сак булырга, тизлек режимын сакларга чакыра.
Юл кырыйларында калган һәйкәлләргә һәркем игътибар итәдер. Болар барысы да транспорт һәлакәтенә очрап, фани дөньядан вакытсыз китүчеләр турында искәртүче билгеләр. Юл кагыйдәләрен үтәмәү яисә бәхетсез очракка юлыгу сәбәпле, күпме сау-сәламәт кешеләр, әле яши генә башлаган балалар фаҗига корбанына әйләнә.
Руль артына утыручы һәркемнән үзе һәм янәшәдә булган пассажирлар гомере өчен җаваплы булуын онытмавы сорала.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев