Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салютны махсус урыннарда гына аттырырга ярый

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев әйтүенчә, салютлар һәм башка пиротехниканы күпфатирлы йортлар, шәхси йортлар, торак-коммуналь хуҗалык объектлары тирәсендә, кешеләр күпләп йөри торган урыннарда куллану тыела.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә салют аттыру өчен барлыгы 713 мәйданчык ачылачак.

Исегезгә төшерәбез: 19 декабрьдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул Яңа ел каникулы тәмамланганчы үз көчендә булачак.  Бу чорда иминлек таләпләрен бозган өчен җаваплылык ике тапкыр арта. Шулай итеп, республикада яшәүчеләргә штраф күләме 10 мең сумнан 20 мең сумга җитә. Эшмәкәрләр янгынга каршы кагыйдәләрне бозган очракта 80 мең сум штраф түләячәк. Оешмалар – 800 мең сум.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99547/

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев