Салым түләдегезме?
Россия Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтындагы «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» сервисыннан файдаланучылар салым кәгазьләрен бары тик электрон рәвештә генә алачаклар.
Бу уңайлы, чөнки әлеге сервис кысаларында салымнарны онлайн-түләү һәм банклар аша түләү өчен квитанция басу мөмкинлеге бар.
Шәхси кабинеттан файдаланмаучы физик затларга салым кәгазьләре почта аша заказлы хат итеп җибәрелә. Хатларны почта бүлекчәләреннән алырга кирәк. Салым кәгазе килмәгән очракта яшәү урыны яисә күчемсех милек булган урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев