Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Шәхси батырлык өчен» ордены иясе Альмира Галеева юбилеен билгеләп үтте

Бүген Максабаш авылында яшәүче «Шәхси батырлык өчен» ордены иясе Альмира Галеева юбилеен билгеләп үтте.

Аны күркәм бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов тәбрик итте.

Альмира ханым 19 ел стюардесса булып эшли. Үз эшен яратып, намус белән башкара. Инструкторының "Бу бортпроводник белән очу миңа куркыныч түгел" дигән сүзләрен тулысынча исбатлый ул. Пассажирларның гомерен саклап калган стюардесса бүген бакчасында гөрләтеп җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, картиналар иҗат итә.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый алырсыз. Алинә Шәмәрданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев