Бүген сезгә Олы Мишәдә гомер итүче Рузалия апа Газизова шигырен тәкьдим итәсе килә.
Үзебездән башлыйк бу эшне
Әй, Туган як, газиз, кадерле син,
Һәркемгә дә якын һәм матур.
Табигатең тәнгә сихәт бирә –
Синдә халкым көчле һәм батыр.
Саклыйсың син әби-бабайларның,
Нәсел-ыру, гореф-гадәтен.
Синдә яшәп гомер кичерүче
Арттырадыр бары сәләтен.
Сәләт арта, тормыш дәвам итә,
Яшьләр яңалыкка омтыла.
Ни кызганыч, татар милләтенең
Туган теле бераз онытыла.
Туган тел ул – әткәм-әнкәм теле,
Әби-бабайлардан зур мирас.
Чит телләргә өстенлекне биреп
Хаталанып алдык без бераз.
Онытмыйча туган телебезне
Чит телне дә белү бик кирәк.
Бердәм булып, шушы хаталарны
Төзәтергә кирәк, тик теләк.
Хаталардан беркем хали түгел,
Бердәм булсак, без бит бик көчле.
Туган телне саклап калу өчен
Үзебездән башлыйк бу эшне!
Нет комментариев