Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Син мәңге безнең йөрәкләрдә...”

Бүген, ягъни 13 март көнне, Балыклы авылы клубында әнә шул исемдә танылган журналист, тамада, продюсер Земфира Гыйльметдинованы искә алу кичәсе булып үтте.

Әгәр исән булса, бүген аңа 55 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, Земфирабыз көтмәгәндә әнисе Мәймүнә апаны, туганнарын һәм дусларын сары сагышларга салып, узган елның декабрендә арабыздан китеп барды. Земфирабыз дибез,чөнки  ул нәкъ менә Балыклыда туган, балачагының да иң сәда елларын шунда үткәргән.

Бүген аны авылдашлары, якыннары белән бергә иҗатташ дуслары – драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов,  Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Земфира белән бергә  Казан мәдәният һәм сәнгать инстутында белем алган сабакташлар - Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов, Татарстанның атказанган артисты Мәүлидә Нургалиева, танылган алып баручылар, республикабызның атказанган артистлары Ядкарь Хәбибуллин белән Илсур Мортазин, җырчы егетләр Булат Билалов һәм Роберт Мортазин, Саба районының Шекше авылыннан килгән үзешчән җырчы Фирдәвес апа Нәзирова һәм Земфираның сабакташы, истәлек чаралары оештыручы Хәниф Тимербаевлар искә алды.

Талантлы якташыбыз Земфира Гыйльметдинованы искә алу чарасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады.

Чарада катнашкан артистларга һәм районыбыз җитәкчеләренә һәм мәдәният хезмәткәрләренә авылдашлары исеменнән рәхмәтне Әнисә ханым Сафиуллина җиткерде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев