Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Соңгы вакытта Пенсия фонды тарафыннан бик күп яңалыклар туып тора

Шуларнын берсе булып булачак пенсия күләменә тәэсир итү мөмкинлеге тудыру максатыннан чыгып, 2022 елның 1 гыйнварыннан 155 номерлы Россия Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон кабул ителде.

Аның яктылыгында Пенсия фонды ел башыннан гражданнарга пенсия тупланмалары һәм картлык буенча иминият пенсиясе билгеләүгә пенсия хокуклары турында хәбәрнамә бирә башлады.

Сорау:Бу хәбәрнамә бик мөхимме, ни өчен кирәк?

Җавап: Гражданнарга пенсиягэ чыгу өчен ир-атларга 65 яшь, хатын-кызларга 60 яшь булу гына җитми, ким дигәндә 15 ел хезмәт стажы, 30 шәхси пенсия коэффициенты булу зарур.

 Сорау: Шәхси хәбәрнамә нидән гыйбарәт?

Җавап: Хәбәрнамә 45 яшьтән узган ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга һәр 3 ел саен турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша башкарыла.

Сорау: Бердәм мәгълүмат системасында теркәлү үтмәүчеләр мәгълүматны ничек ала алалар?

Бердәм мәгълүмат системасында теркәлү үтмәүчеләр мәгълүматны Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белешә алалар.

 Сорау:  Хәбәрнамәдә нәрсәләр чагылыш табачак?

Җавап: Шәхси хәбарнәмәдә картлык буенча пенсиягэ чыгу шартлары белән таныша, пенсиягә чыгар өчен булачак пенсияләренең күләме һәм пенсия тупланмаларының суммасы турында мәгълүмат, узлэренен булган пенсия хокукларын формалаштыруны алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча тәкъдимнәр ясарга мөмкинлек бирәчэк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев