Штрафсыз йөрүчеләрне бүләкләдек
533
0
2024 ел башыннан “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге белән берлектә, юлларда юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, машина йөртүчеләр арасында бәйге игълан иткән иде. Бүген әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
Бәйгедә катнашу өчен машина хуҗасының, ел буена юл һәлакәтләренә юлыкмыйча һәм юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүе кирәк иде.
Бәйгедә катнашучыларны “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин, юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфарова һәм полиция капитаны Илнур Кәримуллин тәбрикләде. Бәйгегә гариза бирүчеләр унөч булса да, ел ахырына штрафсыз йөрүчеләр бишкә генә калды.
- Теләче районында юк түгелдер, машинада штрафсыз йөрүчеләр, тик менә катнашырга теләүчеләр бик күп булмады. Аларның да ел ахырына бишкә генә калуы бераз уйланырга мәҗбүр итә. Юлларда юл кагыйдәләре буенча йөрсәк кенә без инде юлдагы тәртипне саклап тора алабыз. Бәйгенең максаты да шул иде бит , – диде юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфарова, сүз алып.
- Юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча гына, матур гына йөрсәк иде. Юлларда йөргәндә сак йөрегез, хәвеф-хәтәрләр булмасын. Яңа таныклык алган яшьүсмерләрнең үзләрен саклап, башка машина йөртүчеләрне дә хөрмәт итеп йөрүләрен теләп калам, - диде Илнур Хәмит улы Кәримуллин да. Ахырдан “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин сүз алып, юлда йөргәндә һәрвакыт яктылык кайтару элментларын буырга тиешлеген искәртте, машина йөртүчеләргә хәерле юллар, сәламәтлек, юлда ихтибарлы булуларын, әлеге бәйгенең озын гомерле булуын, катнашучылары күп булуын теләде.
Җиңүчеләр исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез:
- Гөлгенә Сафина (Баландыш)
- Айгөль Сафина (Баландыш)
- Ландыш Шәяхмәтова (Лесной)
- Наилә Бәдриева (Иске Җөри)
- Эльмира Котдусова (Теләче)
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев