Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Субаш авылында Пасха бәйрәме

Православие динен тотучылар үзләренең иң зур бәйрәмнәре - Пасханы билгеләп үтте.

Гадәттә төп тантана төнге гыйбадәттән башлана. Чиркәүдә гыйбадәт кылу таң атканчыга кадәр дәвам итә. Дин тотучылар әлеге бәйрәм төнен йокысыз уздыралар. Алар бер-берсен бәйрәм белән тәбриклиләр, җиде атналык уразадан соң мул табыннар артына утырып тәмле тәгамнәрдән авыз итәләр, бу изге көн туу, Христосның үлеп терелүе шатлыгын уртаклашалар. Пасха көнендә иртә таңнан балалар йорттан-йортка йөреп авылдашларын бәйрәм белән котлый. Әлеге сабыйлар Христосның прообразы буларак кабул ителә. Аларны һәр өйдә ачык йөз белән каршы алалар, буялган йомыркалар, тәм-томнар белән сыйлыйлар,-диделәр Субашлылар.

Зөлфия Ибрагимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев