Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шушы яктан, шушы туфрактан ул…

Бүген, ягъни 28 февраль көнне, район мәдәният йортында якташыбыз, танылган аш-су остасы, эшмәкәр, шагыйрә һәм язучы Равилә Шамил кызы Шәйдуллина-Моратованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып үтте.

Район мәдәният йорты, Алан авылы үзешчәннәре, балалар аны олугъ бәйрәме белән котлап, матур җырлар, дәртле биюләр башкардылар, сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләделәр. 

Иң элек якташыбызны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Районыбыз башлыгы аңа исәнлек-саулык, хәерле гомерләр, гаилә бәхете теләп, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде. Равилә апабызны гомер бәйрәме белән котлап каләмдәшләре, иҗатташ дуслары да кайткан иде. Мәсәлән, бүген аны юбилеее белән Теләче сәхнәдәсендә халык шагыйрьләре Марсель Галиев, Газинур Морат, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, татар- төрек язучысы, тәҗемәче Фатих Кутлу, кинорежиссер Нурания Җамали кебек иҗат әһелләре котлады.

Җылы һәм якты кичә булып күңелләрдә калачак кичә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев