Талантлы гаиләләр бихисап
Район яңалыклары

Талантлы гаиләләр бихисап

Билгеле булганча, бу көннәрдә авыл мәдәният йортларында зур оешканлык белән “Минем гаиләм - минем байлыгым” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале бара.

9 ноябрь көнне Иске Җөри һәм Баландыш авыллары мәдәният йортларында фестиваль - бәйгенең чираттагы концертлары үтте. Бу концертларда да без, жюри әгъзалары белән берлектә,  авылларыбызда бихисап талантлы гаиләләр яшәвен күрдек. 

Хөрмәтле укучылар, түбәндәге фоторәсемнәрдә сез әлеге концертларның чагылышын күрәсез. Фестиваль-бәйге концертлары турында тулырак “Теләче” газетасының алдагы саннарыннан укый яласыз.

Фәнил Гаязов.


Нет комментариев