Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Танылган, әмма “таныш булмаган” Дамира

Күптән түгел райондашыбыз, аның да ямьлеләрдәнямьле булган Җәнәй авылында яшәп иҗат итүче Дамира Рамил кызы Миннебаеваның “Өлешемә тигән көмешем” дип исемләнгән икенче китабы дөнья күрде.

Беренчесе, “Апрель кызы” дип исемләнгәне, 2016 елда нәшер ителгән иде. Дамираның икенче китабына кертелгән шигырьләрен, сабакташ, каләмдәш буларак, кулъязма рәвешендә укырга насыйп булды. Шигырьләрен укыган саен Дамираны яңа яктан ача бардым. Танылган, әмма минем өчен бөтенләй дә таныш булмаган Дамира булып чыкты. Гәрчә үзен студент вакыттан, узган гасырның туксанынчы еллар башыннан ук күреп белсәм дә. Икебез дә Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетында белем алдык. Ул елларда Сабага, Икшермәгә һәм Әбдегә кайтучы сары төстәге “Пазик”ларда аз йөрмәгәнбездер. Аннан соң да таныш-белешлек өзелмәде, икебез дә чал тарихлы уку йортын тәмамлап, яңадан торгызылган Теләче районына эшкә кайттык. Гәрчә укырга Саба районында туып-үскән, урта белем алган егетләр һәм кызлар булып китсәк тә. Без укуны тәмамлап кайтканчы, 1959 елда бетерелгән Теләче районы 1991 елда яңадан торгызылды да куйды.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Дамира Миннебаева турында тулырак район газетасының 21 июль санында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев