Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Танылган көрәшче һәм волейболчы Закиров Фәрхәт Шәйхулла улы истәлегенә волейбол ярышы узды

19 март көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә районыбызда спортны үстерүгә зур өлеш керткән шәхес, танылган көрәшче һәм волейболчы - Закиров Фәрхәт Шәйхулла улы истәлегенә волейбол ярышы узды.

Турнирны ачу тантанасында Фәрхәт Шәйхулла улы турында бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Иртәдән кичкә кадәр барган бәйгедә 5 авылдан (Олы Мәтәскә, Алан, Балыклы, Лесной, Теләче) 7 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр🏆:
1 урын - “Мәтәскә яшьләре"
2 урын - "Закировлар-Әхмәтҗановлар"
3 урын - "Лесной"
4 урын - "Алан 1"
Җиңүче командалар кубок, медальләр һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Ярышны оештыруга зур өлеш керткән иганәчеләр: Фәрхәт абыйның балалары - Закировлар, Галимовлар, Мөбараковлар гаиләләренә, бертуган абый-энеләренә һәм сеңлесенең гаиләсе Әхмәтҗановларга бик зур рәхмәт! Барсының да ярдәме Фәрхәт абыйның рухына дога булып ирешсен һәм үзләренә савап булып әйләнеп кайтсын, Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев