«Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрә фестивалендә катнашырга чакырабыз
Район яңалыклары

«Тарихта без эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрә фестивалендә катнашырга чакырабыз

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан “Татарстан Республикасында 2016-2025 елларга архив эшен үстерү” дәүләт программасы нигезендә “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале уздырылачак.

Фестивальдә катнашу өчен мөрәҗәгать итүчеләр Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетына 1 ноябрьга кадәр, кәгазь яки электрон рәвештә, гариза бирәләр.

Муниципаль этапта җиңүчеләргә (1,2,3 урыннарга) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәкләр: 50 000 (илле мең) сум – 1 урын өчен; 40 000 (кырык мең) сум – 2 урын өчен; 30 000 (утыз мең) сум - 3 урын өчен.

Фестивальне уздыру шартлары турында мәгълүмат, фестиваль башланганчы 14 календарь көннән дә соңга калмыйча, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru) урнаштырыла.

Мөрәҗәгатьләр өчен телефон: (884360) 2-16-93.

 


Нет комментариев