Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Татар кызы - 2023” бәйгесе узды

Иске Җөри мәдәният йортында “Мәктәп” проекты кысаларында традицион “Татар кызы - 2023” бәйгесе узды.

“Татар кызы - 2023” титулы өчен унике укучы кыз көч сынашкан  бәйге  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.  Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин ачып җибәреп, кызларга уңышлар теләде. Бүген кызларны, район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Гөлфинә Сәхәбиева  җитәкчелегендә хөрмәтле җюри, дүрт сынау ярдәмендә бәяләде. 

Бәйгенең беренче, танышу өлешендә, катнашучылар үзләре, сәләтләре, җиңүләре белән таныштырып киттеләр. Чыгышлар бер-берсенә охшамаган иде. Кайбер катнашучылар үзләренең чыгышларында  татарлыкны саклап калу турында сөйләделәр. Икенчеләре үзләренең җыр-бию осталыкларын тәкъдим иттеләр.  Кыскасы, барлык чыгышларда да иҗади якын килү күзәтелде.

 Өч  сәгатькә якын сузылган ярышта “Татар кызы - 2023”  исемен Иске Җөри урта мәктәбе укучысы Гөлфия Мортазина яулады.  Җиңүче берәү генә булса да,  яшь  туташларыбыз төрле-төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Җиңүчеләрне ахырдан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина тәбрикләде. 

Барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Алар чыннан да үз исемнәренә лаек булуларын күрсәттеләр. Чөнки барысы да бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, алар – чын Татар кызлары! Мондый бәйгеләр яшьләрнең искиткеч сәләтле, дәртле, кызыксынучан, актив икәнлеген күрсәтә.

Бәйгедә катнашучы кызларыбызның уңганлыгы, булганлыгы, кул эшләренә, җыр-биюгә һәм нәфис сүзгә осталыгы хакында тулырак  район газетасыннан  укып белә аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев