Татар халык мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» чарасында «Нардуган» керәшен халык коллективы да катнашты
Казан шәһәре Горький паркында, татар халык мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» чарасында Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» керәшен халык коллективы да катнашып кайтты.
Алар белән "Керәшен чибәре 2023" республика бәйгесе җиңүчесе Анжелика Павлова да чыгыш ясаган. Әлеге проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев