Татарстан матбугаты көне белән!
Бүген, 19 майда Татарстан матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә.
Кызыксыну, эзләнү һәм чын мәгънәсендә граждан булуның ныклы традицияләре, иҗат хөрлеге һәм җаваплылык, мәгълүматның актуальлеге һәм укучы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тору — болар барысы да район матбугатының үзенә генә хас үзенчәлекләре. Шуңа күрә дә журналистиканы кайчакта сәнгать дип тә, «дүртенче хакимият» дип тә атыйлар. Тере, тәэсирле тел белән язылган, мисаллар белән расланган һәм теманы һәрьяклап тулысынча яктырткан мәкаләләр күтәрелгән проблемаларны тирәнтен өйрәнүгә, танып белүгә һәм укуга этәргеч бирә, халыкның гомуми мәдәни дәрәҗәсен үстерә.
Хөрмәтле журналистлар, хәбәрчеләр, матбугат хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмебез котлы булсын!
Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Хөрмәт белән, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев