Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Әскаровлар педагогик династиясенең чишмә башы- Теләче (элекке Саба) районы Тәмте-Мәтәскә башлангыч мәктәбендә 39 ел мөгаллимә булып эшләгән Әскарова Фәния Һади кызы.

 Фәния  Һади  кызы РСФСР Мәгариф  Министрлыгы  Мактау  грамотасына  һәм  Татарстан Республикасы  “Хезмәт  Ветераны” исеменә лаек була. Династиянең гомуми педагогик  стажы -297  ел.

            Тормыш иптәше белән  алар  биш  бала  тәрбияләп  үстерәләр,  аларның  барысы да укытучы һөнәрен сайлый. Олы  уллары  Әмир  һәм  аның  тормыш  иптәше Фирдәвес Әскаровлар башлангыч  сыйныфлар  укытучысы  булып  эшлиләр. 

            Икенче  уллары Венер  Әскаров – “Татарстан  Республикасының  атказанган физик  тәрбия хезмәткәре”, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасына лаек була. Аның  тормыш  иптәше  Райлә Әскарова   һәм  апасы  Энҗе Нурмөхәмәтова  (Әскарова),  рус  теле  һәм  әдәбияты  укытучылары, Татарстан  Республикасының  “Мәгарифтәге  казанышлары өчен” күкрәк  билгесе  ияләре.

            Кызлары  Ләйсән  Котдусова (Әскарова)  һәм  Сөмбел  Камалиева (Әскарова)  башлангыч  сыйныфлар укытучысы буларак хезмәт куялар. Сөмбел  Ибраһим  кызы Татарстан  Республикасының “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне  саклау  һәм үстерү өчен” күкрәк  билгесе  белән  бүләкләнә.         

Педагоглар  династиясенең эшен  оныклары Алсу һәм Румия  Әнәс кызлары  дәвам  итә. Оныгы,  Азат Әнәс улы, Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм академиясенең аспирантурасын тәмамлый. 2016-2018 елларда Казан  шәһәре “Ак барс” балалар һәм яшүсмерләр спорт көрәш мәктәбе директоры булып эшли. Нурмөхәмәтов Азат – яшь буынны милли көрәш алымнарына өйрәтүгә багышланган 20 дән артык фәнни хезмәт авторы, Татарстан Республикасының “Физик культура һәм спорт отличнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре”.

2024 нче Гаилә елы тәмамланган көннәрдә районыбызның иң күп стажлы педагогик династия башлангычы Фәния Һади кызы Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев