Татарстанда 6 меңнән артык баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләүләр ала
Район яңалыклары

Татарстанда 6 меңнән артык баланың әти-әнисе ана капиталыннан айлык түләүләр ала

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ай саен ярдәм итү максатыннан ана капиталы акчаларын җибәрә ала. Түләү гаиләдәге һәр кешегә уртача керем җан башына ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә каралган һәм ул тиешле яшьтәге һәр балага аерым билгеләнә. Программа эшли башлаганнан бирле гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчерелгән, шуларның 700 миллион сумы - 2026 ел башыннан түләнгән.

2026 елда айлык түләү өч яшьтән кечерәк һәр балага 15 615 сум тәшкил итә. Аны бер кешегә керем аена 32 196 сумнан артмаган гаиләләр ала ала.   Ата-аналар күчерелгән акчаны нинди ихтыяҗлар өчен тотарга кирәклеген үзләре билгели: акча банк счётына керә һәм алардан ничек файдалану турында хисап таләп итми.
 
Әлеге ярдәм чарасының үзенчәлеге шунда, аннан файдалану мөмкинлеге беренче бала туу белән генә чикләнми. Әгәр гаиләдә берьюлы өч яшьтән кечерәк берничә бала тәрбияләнсә, айлык түләүне аларның һәрберсенә рәсмиләштерергә мөмкин. Төп шарт - сертификатта акча булу һәм билгеләнгән таләпләргә туры килү.
 
Түләү өчен мөрәҗәгать итү вакыты гаиләнең кайсы айдан акча ала башлавына йогынты ясый. Гариза бала туганнан соң беренче алты айда бирелгән очракта, акчаны бала туган айдан башлап күчерәчәкләр. Алты ай узганнан соң мөрәҗәгать итүчеләргә түләү гариза биргән айдан билгеләнә.
 
Ярдәм бер елга билгеләнә, әмма балага өч яшь тулгач туктатыла. Бер елга билгеләнгән түләү вакыты балага өч яшь тулганчы тәмамланса, ата-аналар, яңа гариза биреп, акча алуны озайта алалар. Моны инде түләүнең гамәлдәге чорының соңгы аенда эшләргә кирәк.
 
Түләү рәсмиләштерү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы  аша, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәте аша мөрәҗәгать итү дә җитә. Гаризаны карау өчен кирәкле белешмәләрне фонд белгечләре күбесенчә мөстәкыйль ала, шуңа күрә күпчелек очракта өстәмә документлар җыю таләп ителми. Акча   айның  5 чилосында узган ай өчен түләнә. Әгәр  бу дата ял көне яки бәйрәм көне белән туры килсә, акчалар алдагы эш көнендә күчерелә .
       
 "Ана капиталы ата-аналарга гаилә өчен хәзер нинди ярдәм мөһимрәк икәнен сайларга мөмкинлек бирә. Кемдер торак шартларын яхшырту максатында акчаны саклап торуны өстен күрә, ә кемдер аларны кечкенә балаларның көндәлек чыгымнарын каплау өчен акрынлап куллана. Айлык түләү гаиләгә  акчаны  мөстәкыйль рәвештә кулланырга мөмкинлек бирә », - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
 
 Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында  һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.     
    
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Нет комментариев