Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төбәкнең чисталыгын кайгыртыйк

Теләче авыл җирлегендә узган халык җыенында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин катнашты. Халык белән очрашуга Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов та килгән иде.

Җыенга нигездә оешма -предприятиеләрдә эшләүчеләр, авыл халкы җыелган иде. Өлкән буын вәкилләре аз санда булды. Очрашуда катнашкан район башлыгы Нәҗип Хаҗипов яши торган төбәгебезнең чисталыгына, пөхтәлегенә игътибар итәргә чакырды. “Теләче авылындагы чүп савытларын бу көннәрдә яуган кар-бураннар күмеп китте. Җирлек көче белән генә бу эшне башкарып чыгарга кыенрак. Көрәкләребезне алып ярдәм итү берәүгә дә комачау итмәс. Күзәтү камералары җирлеккә аз урнаштырылмады. Бу юнәлеш буенча эшне дәвам итәргә кирәк. “Җирне рәсмиләштергәнбез икән, аны тиешле дәрәҗәдә файдалану зарур”, - диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп.

Министр Фәрит Хәнифов республика күләмендә алып барылучы юл төзелеше һәм ремонты хакында таныштырды. Теләче районы квадрат метрга юлларның тыгызлыгы буенча республикада дүртенче урында тора, бу яхшы күрсәткеч. Асфальт-бетон өслек белән капланган юллар буенча 12 урында, бу да начар түгел. 2022-2024 елларга авыллар аша узучы региональ юлларга да асфальт түшәләчәк”, - диде ул. Министрның очрашуда катнашуыннан файдаланып, аңа юлга кагылышлы сораулар бирделәр.

Теләче авылының беренче балалалар бакчасы мөдире Алисә Дәүләтшина үз чыгышында бакчага ремонт кирәклеген җиткерде. Идән һәм тәрәзәләрнең бүгенге көн таләпләренә туры килмәвен әйтте.

Җыенда катнашучыларның башка сорау-гозерләре яңгырамады. “Сорауларыбыз туган очракта, җирлек башлыгына җиткереп, вакытында җавапларын ишетәбез”, - диде халык.

Соңыннан, җирлекнең хезмәт алдынгыларына Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев