Теләче 2нче балалар бакчасында экологик акция узды
Район яңалыклары

Теләче 2нче балалар бакчасында экологик акция узды

Теләче 2нче балалар бакчасы кулланылган батареяларны җыю буенча экологик акциядә актив катнашты. Әлеге акция балаларны әйләнә-тирә мөхитне пычрату һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү проблемаларына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 30 килограммнан кулланылган батарея җыелган, аннан соң алар махсус ысул белән әйләнә-тирә мохиткә зыян китермичә утильләштереләчәк.

Әлеге акция балалар бакчасында яхшы традициягә әверелер дип өметләнәбез, чөнки экологик акцияләрдә катнашып, балалар үзләре һәм тирә-юнь дөньясы турында кайгыртырга өйрәнәләр. Бакча коллективы балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен барлык балаларга һәм ата-аналарга рәхмәтен белдерә! 

 


Нет комментариев