Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче Алдынгылары - беренче!

26 ноябрдә Казанда «Алдынгылар лигасы» региональ проекты кысаларында «Киләчәк уеннары» - «Фиджитал игры» үтте. Ярышлар өч дисциплинада: фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол һәм Just Dance узды.

Әлеге ярышларда Теләче алдынгылары читтә кала алмады, алай гына да түгел, шәһәр егет-кызлар командалары арасында зур җиңүләр яулады.

Фиджитал-футбол:
- ТСП (кечкенәләр төркеме) - 1 урын (диплом, кубок, спорт кибетенә акчалата сертификат)
- ТСП (урта төркем) - азга гына Казан командасыннан калышып 2 урын яулады (диплом, һәр катнашучыга сертификат)
Егетләрнең тренеры - Теләче урта мәктәбе укытучысы Рафиль Хәкимов.

Just Dance (ритм-симулятор)
Иделия Шайдуллина - 1 урын (диплом, кубок, спорт кибетенә акчалата сертификат)

Көн дәвамында ярышлар барышында ARTCORE Киберспорт компьютер клубы фотоконкурс та оештырды. Нәтиҗәсе - Теләчелеләр беренче урында һәм 5000 сумлык сертификат иясе!

Егет-кызларны бүгенге җиңүләре белән тәбриклибез! Алар өчен җан атып торган барлык райондашларга зур рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев